Чыгарылышыбызны һава торышы турындагы мәгълүматтан башлап җибәрәбез. Узган ял һәм бәйрәм көннәрендә кичке һәм төнге сәгатьләр шактый салкын булды. Бүген төнлә температура нольдән дә түбән төшкән урыннар булды.
Бүген исә, Көчәючән җил. Көндез 17 градустан 22 градуска кадәр җылы булачак. Алдагы көннәрдә дә безне аяз һәм 25-26 градуска кадәр җылы һава торышы көтә. Синоптиклар фаразлавынча, июньнең икенче декадасында Татарстанда һава температурасы нормадан 3 градуска түбән була.