12-нче мартта Казанда психологик ярдәм көне узачак. Барлык теләүчеләр профессиональ консультация һәм киңәшләр ала алачак. Өлкәннәр һәм балалар үзләрен борчыган темаларга, шул исәптән балалар — ата-аналар мөнәсәбәтләре, яшьтәшләре белән мөнәсәбәтләр, яшүсмерләр арасындагы низаглар, шулай ук психологик пландагы башка «балалар» мәсьәләләре буенча профессиональ психологлар белән аралашачаклар, дип хәбәр иттеләр республиканың Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппаратында.
Чара сәгать көндезге сәгать уннан алып өченче яртыга кадәр Карл Маркс урамы, 61 йорт адресы буенча узачак.
Консультацияләрдә катнашу өчен +7(843)236-61-64 телефоны буенча алдан язылырга кирәк.