Татарстан Дәүләт телерадиокомпаниясе һәм Русфонд хәйрия фонды авыру балаларга ярдәм итү буенча уртак проектны дәвам итә. Узган атнада без Айгөл Нигъмәтуллинага булыштык. Бүген 12 яшьлек Богдан Ковалевның язмышы белән таныштырабыз. Богданда муковисцидоз, ягъни сулыш алу һәм ашказаны-эчәк тракты өчен җаваплы бизләре дөрес эшләми.
Богдан участок табибы янында тикшерү уза. Ул бирегә, гадәттә, әнисе белән килә, ә бу юлы үзе генә барган. Бик сирәк була торган хәл. Чөнки ул ярдәмгә мохтаҗ. Анда сирәк очрый торган генетик авыру.
Богданның әнисе Виктория Ковалева: «тумыштан Богдан гел врачлар күзәтүе астында яши. Антибиотиклар эчәбез, үпкә эшчәнлеген көйләр өчен елына 3-4 тапкыр махсус приборлар белән терапия узабыз. Перкуссионатор дип аталган прибор үзебездә булса Богданның хәле җиңеләер иде.»
Хәле начарайган саен аны ашыгыч рәвештә хастаханәгә салалар. Богданга болай да елына 4 тапкыр дәвалау курсы узарга кирәк. Ә аңа ике тапкырга күбрәк ятырга туры килә.
Участок педиатры, «7нче Шәһәр балалар сырхауханәсе» ДАССОның югары категорияле табибы Наталья Фельдышева: «Богданга сирәк очрый торган нәсел чире, аның үпкәләре дөрес эшләми. Бары тик Перкусионатор приборы белән генә бронхаларны, гомумән сулыш юлларын чистартып була.»
Мондый диагноз белән балалар, кагыйдә буларак, өйдә укыйлар, әмма Богдан мәктәпкә йөри һәм спорт белән шөгыльләнергә ярата. Тулы канлы тормыш белән яшәү өчен аңа сулыш юлларын чистарту приборын алырга кирәк, ул 574 336 сум тора, гаиләнең аны алу мөмкинлеге юк.
Богданга бергәләп ярдәм итә алабыз. Моның өчен Дети сүзен язып 5542 номерына смс җибәрергә кирәк. Бер хәбәрнең бәясе-75 сум. Ярдәм итү шартлары белән тулырак безнең телекомпания һәм Русфонд сайтында танышырга мөмкин.
Анастасия Аксёнова, Дамир Мөхаммәтханов.