Россия көнен бәйрәм итү уңаеннан 12 нче июнь көнне Казанда һәм Республикабызда төрле чаралар көтелә. Казан Кирмәнендә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән махсус хәрби операциядә катнашучыларга дәүләт бүләкләре тапшыру тантанасы һәм «Дуслык парады» акциясе, “Казан” гаилә үзәгендә Россия эстрадасы йолдызлары чыгышлары белән бәйрәм концерты, «Дети рисуют страну» бәйгесендә җиңүчеләрне Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның бүләкләве һәм башка чаралар көтелә.