Фатиха Аитова исемендәге 12 нче гимназиядә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елының йомгаклау утырышы узды. Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов һәм Казан шәһәренең башкарма комитеты вәкилләре катнашында узган чарадан хәбәрчебез Мөршидә Җиһан репортажы.
Йомгаклау утырышында Казан шәһәре башкарма комитеты тарфыннан оештырылган чараларның әһәмияте һәм нәтиҗәсе искәртелде. «Үз телем» гранты, «Хәрәкәттә-бәрәкәт» проекты. «Итил» фестивале, Туган телләр поезды Туган телләргә багышланган елда Казан мэриясе тарафыннан башкарылган эш һәм чараларның берничәсе генә .
Утырыш барышында еллык нәтиҗәләргә йомгак ясалудан тыш яңа тәкъдимнәр дә кертелде. Казан шәһәр Думасы депутатлары барлык учрежденияләрнең дә элмә тактасы ике телдә булмау сәбәпле, канунга үзгәрешләр кертергә кирәк дип саный. Шундый тәкъдим белән Дәүләт Советына мөрәҗәгать итәчәкбез дип белдерде башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова.
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елының йомгаклау утырышы, нәкъ менә Фатиха Аитова исемендәге кызлар гимназиясендә узуы да очраклы түгел. Быел әлеге белем йорты ачылганга 10 ел. Гимназия директоры Зөммәрәт Нәгыймова кунакларны укучылары казанышлары белән таныштырды.
Фатиха Аитова исемен йөрткән кызлар гимназиясе эшчәнлегенә Марат Әхмәтов зур бәя бирде.
Марат Әхмәтов белдерүенчә, Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы үтте дә бетте китте түгел, киресенчә ирешелгәннәр белән генә чикләнеп калмыйча тупланган тәҗрибәне дә исәпкә алып киләсе 2022 елда эш дәвам итә.
Мөршидә Җиһан, Ирек Хәмидуллин Татарстан яңалыклары