12 майдан Татарстан укучылары дистанцион режимда укуларын дәвам итәчәк. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте. 1-8 сыйныф укучылары уку елын 23 майда тәмамлаячак. 9, 10 һәм 11 сыйныфларда белем алучы югары сыйныф укучылары өчен уку елы 30 майга кадәр дәвам итәчәк.