12 июньдә илебезнең мөһим бәйрәмнәренең берсе, Россия көне билгеләп үтелә. Халык аны милли бердәмлек, теләктәшлек һәм тынычлык көне буларак бәйрәм итә. Бәйрәм чаралары инде бүгеннән ук башлана, Урицкий исемендәге паркта, «Авангард» скверында, Совет мәйданында һәм «Крылья Советов» паркында яшь гражданнарга паспортлар тапшыру белән бәйрәм итә башлыйлар.
Иртәгә, 10 нчы июндә башклабыз Казанда Триколор-ленталар тарату акөиясе булачак. Волонтерлар аларны шәһәр паркларында һәм скверларында тапшыра. Төп чаралар 12 нче июндә булачак. Казан Кремлендә Созвездие-Йолдызлык» сәләтле балалар һәм яшьләр республика фестивале финалистларына торган конөерт, «Казан» гаилә үзәге каршындагы эстрада йолдызхлары катнашында кичке концерт программасы көтелә.
Шулай ук бу көнне Казан телеманарасы бәйрәм төсләренә керәчәк. Конструкция триколор төсенә буялачак.Шәһәр халкы һәм кунаклары светодинамик тамашаны кичке сәгат тугыздан унбергә кадәр күзәтә алачак.