Бу атнаның якшәмбесендә, 12 июль көнне, керәшен халкының йөзек кашы булган Питрау бәйрәме узачак. Быел эпидемиологик вәзгыятькә бәйле рәвештә ул онлайн форматта үтәчәк.
Республика керәшен мәдәнияте фестивале Татарстанда гына түгел, аннан читтә яшәүче керәшеннәрне дә берләштерә. Чараның трансляциясен Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы сайтында, Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йортының социаль челтәрләрендә карап булачак. Онлайн чараның үзенчәлекләре турында Татарстан Республикасы Керәшен иҗтимагый оешмасы рәисе урынбасары Людмила Белоусова сөйләде.