Гасырлар дәвамында халыкның күңеленә сеңгән йола һәм бәйрәмнәр, гореф-гадәтләр бик күп. Фатиха Аитова исмендәге 12 нче кызлар гимназиясендә әнә шул милли мирасны өйрәтү максатыннан ел саен халыклар дуслыгы фестивале уздырыла. Дуслык бәйрәменннән Мөршидә Җиһан репортажы.
Биюче кызлар Үзбәкстанның кайда икәнен дә белеп бетерми, әмма әлеге фестиваль, тугандаш халыкның милли мәдәниятен өйрәтүгә ярдәм итә, үсеп җиткәч барып күрергә дә этәргеч бирүе ихтимал.
Кечерәкләргә милли ризыклар пешерергә, киемнәр табарга әти-әниләр ярдәм итсә, өлкәнрәк кызлар үзләре дә сынатмый. Гореф-гадәтләрнең асылын, тәртибен кечкендән үк белеп, күреп, өйрәнеп үскәндә генә буыннар чылбыры өзелми.
Төрле халыкларның ризыкларын әзерләү, сәхнәдә сәнгать үрнәкләрен чагылдыру осталыгына гимназиянең укытучы –жюрилары бәя бирде. Әмма халыклар дуслыгы бәяләнми. Ул бәһәсез. Димәк, әлеге фестивальдә катнашкан һәр бала беренче урынга лаек.
Мөршидә Җиһан, Ирек Хәмидуллин. Татарстан яңалыклары.