12 августан -18 августка кадәр Мәскәүдә традицион Татарстан Республикасы мәдәнияте көннәре узачак. Быел чаралар ТАССР оешуга 100 ел тулуга багышлана. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә. 7 көн дәвамында барачак Татарстан мәднияте көннәрендә Камал театрының «Бию пәрие» музыкаль комедиясе һәм «Ак калфагым төшердем кулдан» спектакльләре онлайн режимда күрсәтеләчәк. Бөек татар шагыйре Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салыначак.Мәскәүнең Татар мәдәни үзәгендә ТАССРның 100 еллыгы әләменә тантаналы рәвештә Мәскәү гербы беркетеләчәк,Татарстанның халык шагыйрьләре белән иҗади очрашулар, Татарстан сәнгать осталарының гала-концерты да узар, дип планлаштырыла