4-5 июльдә 116 меңнән артык чыгарылыш сыйныф укучысы кабат Бердәм дәүләт имтиханын тапшыра.
Бүген биология, география, рус әдәбияты, тарих, профиль математика һәм инглиз теленнән телдән имтихан.
Имтиханны кабат тапшыру балларны арттыру мөмкинлеге ул , әмма элеккеге балл юкка чыга.
Имтихан бирүчеләр арасында бигрәк тә җәмгыять белемен тапшырырга теләүчеләр күп.
Укучылар кабат бирелгән имтихан нәтиҗәләрен 17 июльдән соңга калмыйча белә ала.