Татарстан чаңгычылары күптән көтелгән стартка әзерләнә. Бу атнаның шимбәсендә, ягъни 11 февраль көнне — «Россия чаңгы юллары» массакүләм ярышы уза.
Казанда моның өчен 4 мәйданчык әзерләнгән. 3се һәвәскәрләр өчен: горки-әмәт паркында, Казансу ярындагы Гаврилов урамы янында, Дәрвишләр бистәсендәге Комсомольское күлендә, ә профессионалларны Мирный бистәсендә көтеп калалар. Теркәлү башланган. Үзәк стадионда, гаризаларны 10нчы февральгә кадәр кабул итәләр. Быел ярышта мәктәп укучылары да катнаша ала.