11 апрельдә «Россия » телеканалы эфирында «Мы вместе- Без бергә» дигән тиңе булмаган концерт булачак. Иҗади марафон-COVID-19 диагнозлы меңләгән пациентның гомере өчен көрәшүче Россия табибларына, шулай ук авыру куркынычы булган төркемдәге кешеләр турында кайгыртуны үз өстенә алган волонтерларга рәхмәт йөзеннән оештырылды.
Оештыручылар бу катлаулы вакытта көн саен үз саулыкларын куркыныч астына куеп, һөнәри һәм кешелек бурычларын намуслы үтәүчеләргә рәхмәт белдерәләр. Беренче тапкыр Зур театр сәхнәсендә артистлар күп миллионлы аудитория алдында, әмма буш залда чыгыш ясаячак. Эфирга Юрий Башмет, Светлана Захарова, Борис Березовский, Тамара Гвердцители, Владимир Машков, Сергей Гармаш, Михаил Боярский, башка танылган актерлар һәм җырчылар чыгачак. Артистлар сәнгать марафонында катнашып, теләктәшлек, өмет һәм рәхмәт хисләрен белдерәчәкләр.