Казаннан 100 тоннага якын авырлыктагы гуманитар йөкнең чираттагы партиясе Лисичанскига җибәрелде. Татарстан шефлыкка алган шәhәргә 21 тонна төзелеш материаллары, 61 тонна азык-төлек товарлары hәм башка кирәк-яраклар китте.
Казаннан Лисичанскига быел өченче тапкыр 95,8 тонна авырлыктагы гуманитар йөк җибәрелде инде. Биш фурага азык-төлек товарлары, төзелеш материаллары, кием-салым, көнкүреш химиясе, кан салу җайланмалары, башка әйберләре төялде. Горький шоссесындагы үзәк складтан йөк җибәрүне шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров контрольдә тотты.
Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Шакировның әйтүенчә, гуманитар кампания Лисичанскның көн – күреш эшчәнлеген тәэмин итүгә, торак фондын, коммуналь инфраструктураны торгызуга юнәлдерелгән. Барлыгы 61,1 тонна азык-төлек товарлары, шул исәптән ит консервлары, ярмалар, май, 21,5 тонна төзелеш материаллары җыелган. Шулай ук кием-салым, көнкүреш химиясе әйберләре, бензин белән эшли торган җылыткычлар, генераторлар, эретеп ябыштыру аппаратлары, гомуми авырлыгы 13,2 тонна булган кан салу җайланмалары төялгән.
Ярдәм җыюга «Агава», «Биосфера-Фиш», «Сувар», «ДСИ» махсуслаштырылган төзү ширкәтләре, «Метроэлектротранс» , «Водоканал» предприятиеләре, «СтройИмпекс» җәмгыяте, башка оешмалар булышты. Казан халкы да үз өлешен кертте.
Рөстәм Гафаров гуманитар ярдәм җыюда катнашкан оешмаларга рәхмәт белдерде. Ул шулай ук Лисичанскига гуманитар йөкне илтүдә катнашканнарга да рәхмәтен җиткерде.Исегезгә төшерәбез, гуманитар ярдәм җыю Казанда узган елның ноябрендә башланган иде. Шул вакыт эчендә үзәк складка һәм җыю пунктларына предприятиеләрдән, шәһәр халкыннан 820 тоннадан артык йөк тупланган.
Гуманитар ярдәм җыю дәвам итә, кабул итү пунктлары яшүсмерләр клубларында һәм спорт объектларында урнашкан, алар «Игелекле Казан» логотиплары белән билгеләнгән.