«100 лидер – Татарстанның киләчәге» конкурсы призерлары ярты миллион сум алачак. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә сөйләделәр.
Әлеге конкурс 18 яшьтән алып 35 яшькә кадәрге яшьләргә карый. Ул яшь буынны эшмәкәрлек эшчәнлегенә җәлеп итүгә юнәлдерелгән. Конкурста студентлар, белгечләр, башлап җибәрүче эшмәкәрләр катнаша. Алар ай ти, мәгариф, сәнәгать, авыл хуҗалыгы һәм спорт өлкәсендә үз проектларын тәкъдим итә алачак. Проект иртәгә, 4 мартта башланып китәчәк.