Татарстан Дәүләт Советы ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан тантаналы утырыш уздырачак. Әлеге карарны парламент Президиумы кабул итте. Тантаналы җыелыш киләсе чәршәмбедә, 27 нче май көнне булачак. Нәкъ менә шул көнне 100 ел элек «Автономияле Татар Совет Социалистик Республикасын төзү турында»гы декретка кул куелган. Парламент сайтында, шулай ук радио һәм телевидение аша утырыш турыдан-туры трансляцияләнәчәк.