10-11 октябрьдә башкалабызда традицион «Казан марафоны 2020» үткәрелә. Ярышлар 2015 елдан бирле уза. Быел стартка 11 мең кеше чыгар дип көтелә. Хәзер ул Халыкара статус алды. Марафонда ел саен Россиянең төрле төбәкләреннән профессионал спортчылар да, физкультура һәм спортны яратучылар, шул исәптән дәүләт эшлеклеләре, шоу-бизнес вәкилләре дә катнаша. Традиция буенча марафонда катнашучылар өч, ун, 21 һәм 42 километрдан артык дистанцияләрне сайлап ала. Маршрут үзәк стадион, Кабан күле, Меңеллык паркы, Казан Кремле кебек башкаланың истәлекле урыннары аша үтә. Марафонда Роспотребнадзор таләпләре тиешенчә үтәлергә тиеш. Оештыручылар моңа әзер.