1 сентябрьдән Россия мәктәпләрендә укулар гадәти тәртиптә башланачак. Традицион линейкаларны үткәрергә планлаштыралар. Бу хакта илнең мәгариф министры Сергей Кравцов белдерде. Бердәм Дәүләт имтиханнарын уздыруда тупланган тәҗрибә, Роспотребнадзор оешмасының барлык таләпләре дә укытуны оештырганда исәпкә алыначак. Барысы да укучылар һәм укытучыларның сәламәтлеген саклау өчен эшләнә. Уку елы башында укучыларның белемнәренә диагностика үткәрү каралган. Ул белем дәрәҗәләрен дөрес бәяләргә, җитшсезлекләрне бетерү өчен тиешле чаралар күрүгә юнәлтелә. Сыйныф җитәкчеләре ай саен биш мең сум күләмендә акча ала башлаячак, шулай ук башлангыч мәктәп укучылары кайнар аш белән бушлай тәэмин ителәчәк. Бу ил президенты күрсәтмәсе буенча эшләнә. Татарстандагы 1 мең 400дән артык уку йортында да уку елына әзерлек киң җәелдерелгән.
Илсур Һадиуллин ТР Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары