1 октябрьгә кадәр медицина хезмәтләреннән ташламалы файдаланучылар социаль пакетларны терки яки киләсе елга айлык түләүләрне рәсмиләштерә ала. Социаль пакет хроник авырулардан интегүче кешеләргә түләүсез медицина хезмәте һәм кыйммәтле препаратлар алырга мөмкинлек бирә. Авыру кешеләрнең бюджеты өчен кайсы файдалы? Бу хакта киләсе репортажда.
Моннан бер ел элек Алинә Гюнешли инвалид булып теркәлә. Шунна бирле көн саен дарулар куллана. Кыйммәтле препаратларны даруханәдән терапевт рецепты белән ала.
Ташаламалардан файдаланучыларга ел саен социаль пакетны яки ташламаны акчалата алуны сайлау бурычы тора. Акча алырга теләүчеләр еш кына ел дәвамында авыр хәлдә кала, даруга акчалары җитми. Бигрәк тә кыйммәтле препаратлар кирәк булса.
Социаль пакетны яки акчалата түләүне 1 октябрьгә кадәр сайларга кирәк.
Валентина Васильева, Ренат Сәхибгәрәев, Татарстан яңалыклары.