1 октябрьдә татар филармониясе бакчасында истәлек агачы утыртылачак. Әлеге традицияне татар филармониясе 2015 елдан башлаган иде. Бүгенге көндә бакчада күренекле җырчылар, музыкантлар үзләре утырткан һәм арабыздан киткән шәхесләр истәлегенә утыртылган 18 чыршы үсә. Иртәгә, 19 агачны- дирижер, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Анатолий Василевский утыртачак. Исемле агач маэстроның 80 яшьлек юбилее хөрмәтенә утыртыла. Башлана көндезге сәгать унбердә.