1 ноябрьдән «Милли мультfest» республика балалар кинофестиваленә гаризалар кабул итү башланды. Фестиваль Татарстан Президенты ярдәме белән киләсе елның маена кадәр уздырыла. Әлеге фестивальгә анимацион мультфильмнар, кыска метражлы фильмнар һәм компьютер уеннары кабул ителә. Төп шарт – алар татар телендә булырга тиеш. «Милли мультfest»та аерым коллективлар да, 7 яшьтән алып 17 яшькә кадәрге физик затлар-авторлар да катнаша ала. Конкурска тапшырылган эш коллектив белән әзерләнгән булса, катнашучыларның уртача яше исәпләнә. Сайлап алу турлары 2021 елның 30 гыйнварына кадәр дәвам итә. «Милли мультfest»ка килгән эшләрне сценарист, режиссер, оператор, кино төшерүчеләр һәм башка белгечләрдән торган жюри тикшерә.