Татарстанда 1 нче июльдән шәхси эшмәкәрләр һәм кече бизнес оешмалары өчен махсус салым режимы кертелә.
Республика Россиянең сынау режимында махсус салым режимында эшли башлаган дүрт төбәгенең берсе булды. Бу салым салуның автоматлаштырылган гадиләштерелгән системасы. Ул эшмәкәрләрне салым хисапларын тотудан азат итә. Керем һәм чыгымнар китабын да алып барырга кирәкми. Салым органнары тиешле салымны автомат рәвештә санап чыгара. Махсус салым режимыннан 1 июльдәнн яңадан барлыкка килгән шәхси эшмәкәр яки юридик зат файдалана ала. Якынча бәяләүләргә караганда, Татарстанда җиңелләштерелгән системадан 18 мең эшмәкәр һәм кече бизнес оешмалары файдалана ала.