Казанда җәмәгать транспорты 1 июньнән маршрутларда эшне тулыcынча яңартачак. Бу хакта башкала Мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Җәмәгать транспортында пассажирларны эш һәм ял көннәрендә расланган хәрәкәт графигы буенча йөртәчәкләр. Яңа коронавирус йогышы таралу сәбәпле, кертелгән чикләүләрне этаплап бетерүгә бәйле рәвештә, пассажирлар агымының артуы теркәлә. 13 апрельдән кайбер төп предприятиеләрнең эшен кабат яңарту пассажирлар агымы артуга китергән. Шуңа күрә маршрутларда хәрәкәттәге составны арттыра башлаганнар.