Инде тиздән илебез халкы зур тарихи вакыйгада катнашачак. 1 июльдә һәрберебезгә кагылышлы бик җаваплы һәм мөһим сайлау ясарга туры киләчәк. 1 июльдә Россия Федерациясе Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча Гомумроссия тавыш бирүе узачак. Тавыш бирүдә алданрак, сайлау көненә 6 көн кала катнашырга мөмкин. Тулырак мәгьлүматҮзәк сайлау комиссиясе сайтында. Илнең гамәлдәге Конституциясенә 200 дән артык төзәтмә тәкъдим ителә. 1 июль чәршәмбегә туры килә, ул ял көне буларак игьлан ителде.