Бүген, 1 февральдә, ел саен уздырыла торган «Европаның ел агачы» конкурсында тавыш бирү башлана. Әлеге конкурска Дагыстанның Дербент шәһәрендә үсә торган карт чинар агачы тәкъдим ителгән. Ул Бөтенроссия конкурсында җиңеп чыккан иде.
«Россиянең 2020 ел агачы» конкурсын Федерация Советы комитетлары гамәлгә куйган «Агачлар — тере табигать һәйкәлләре» программасы кысаларында 1 майдан 1 октябрьгә кадәр барды. Татарстан конкурста махсус дипломга лаек булды. «Россиянең ел агачы» бәйгесе халыкара «Европаның ел агачы» конкурсының этабы булып тора, 2011 елдан бирле даими үткәрелә. Тавыш бирү 28 февральгә кадәр «Россиянең ел агачы» программасы сайтында уздырыла. Конкурс һәм тавыш бирү тәртибе турында мәгълүмат сайтта урнаштырылган.