Яңа тарифларны Татарстан Тарифлар буенча дәүләт комитеты раслады. Бу хакта Комитетның матбугат хезмәте хәбәр итә. Бу хакта тәфсилләбрәк хезмәттәшем Гөлназ Ибраһимова җиткерер.
Шулай итеп, ай башыннан республикада яшәүчеләр өчен электр энергиясенең бәясе өстәмә кыйммәткә салымны исәпкә алып, сум/кВтч тәшкил итәчәк, электр плитәләре һәм (яисә) электр җылыту җайланмалары булган йортларда яшәүчеләр өчен 1 кВт (сәгатенә) — 3 сум 58 тиен , ә авылда яшәүчеләр өчен — 3 сум 28 тиен.
Шунысын да искәртеп үтү зарур «Тәүлекнең төрле сәгатьләрен исәпкә алучы прибор урнаштырылган очракта ут өчен тариф төрлечә исәпләнә.
Әйтергә кирәк, соңгы тапкыр Татарстанда коммуналь хезмәтләргә бәяләр җәй аенда арткан иде.1 июльдән башлап иң күп түләү су өчен күтәрелде . Уртача тариф бер кубометр өчен 26 сум. Чүп чыгаруга бәя дә якынча 4% ка күтәрелде. Күпфатирлы йортларда яшәүчеләр аена уртача 99,93 сум, ә бистәләрдә яшәүчеләр 108,4 сум түли.
Тарифларны арттыруның төп сәбәпләре – халыкка хезмәт күрсәтүне яхшырту, күп кенә җитешсезлекләрне бетерү, үсеш программаларын арттыру. Суга бәя артуның сәбәпләрен исә «Водоканал» оешмасының генераль директоры Андрей Егоров инженер челтәрләренең искерүенә бәйле дип аңлата. Аларны яңарту таләп ителә. Күбесе 1950 нче елларда төзелгән, 70 проценттан артыгына ремонт кирәк. Соңгы биш елда су торбаларына бәйле 616 авария булган. Хәзерге вакытта республиканың 2 мең күпфатирлы йорты һәм 20 мең шәхси йортны су белән тәэмин итүче җиһазлар төзекләндерелергә тиеш. Бәя арту белән сыйфат та яхшырыр дигән өмет бар.