1 декабрьдән мәҗбүри медицина иминияте системасына үзгәрешләр кертелә. Полис урынына гражданнар шәхес таныклыгын күрсәтә алачак.Әлеге яңалык документлар рәсмиләштерүне җиңеләйтәчәк һәм медицина оешмалары арасында мәгълүмат алмашуның нәтиҗәлелеген арттырачак. Мәҗбүри медицина иминияте полисы булмаган затлар аны, «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша ала алачак, ә яңа туган балаларга ул 1 декабрьдән автомат рәвештә тапшырыла башлаячак.