Бересеннән алып алтынчы декабрьгә кадәр Казанда “Һөнәр” уникенче Бөтенроссия яшь режиссура фестивале узачак.
Алты көн дәвамында Татарстан театрларының 11 коллективы заманча һәм үзенчәлекле 16 спектакль тәкъдим итәчәк. Алар Казанның 6 театраль мәйданчыгында күрсәтеләчәк. “Һөнәр” фестиваленең максаты яшь режиссерларга профессиональ мохит тудыру, аларның иҗатын киңкатлам тамашачыга җиткерү. Фестиваль таләпләре буенча Һөнәрдә 35 яшькә кадәр булган режиссерларның спектакльләре катнаша ала. Аларга бәяне Петербург, Чиләбе шәһәреннән килгән экспертлар бирәчәк.