Аның әсәрләрендә әхлак, эчкечелек, наркомания, таркалган гаиләләр проблемалары күтәрелә. Әлеге тискәре күренешләр, кызганыч, татар милләтенең дә төп бәлаләренең берсенә әйләнә бара. Сүзебез Чаллыда яшәп иҗат итүче Зифа Кадыйров хакында. Бу көннәрдә генә язучының “Бәхеткә юл кайдан” исемле әсәре буенча Буа дәүләт драма театрында премьераның куелышы күрсәтелде. Әсәрләре белән халкыбызны тәрбияли, геройлары аша укучыга гыйбрәт күрсәтә белгән каләм иясе белән очрашу да узды.
Тормыштагы чынбарлык күренешләре-сәхнәдә. Үзәктә-күпләрнең үзәгенә үткән эчкечелек, гаиләдәге киеренке хәлләр. Зифа Кадырованың “Бәхеткә юл кайдан”исемле әсәре буенча куелган әсәр Буа дәүләт драма театрында беренче тапкыр куела. Зал тулы. Хис-кичерешләр әйтеп бетергесез.
Әсәрләренең тормыштан алып язылуы, бүгенге көн проблемалары: ата белән бала арасындагы мөнәсәбәт, гаилә ныклыгы, хыянәт, сукбайлар тормышы. Болар барысы да бүгенге көн укучысына якын.
Язучылык сәләте аңа соңлап килә. Гомер буе төзелештә эшләгән: штукатур-буяучы, электромонтажник. Ир-атлар белән иңне иңгә куеп эшләп, тормышның төбеннән күтәрелгән шәхес.
Бүген аның әсәрләре берничә телгә тәрҗемә ителгән. Үзбәк фильм әсәрләре буенча фильм төшергән.Чаллы,Әлмәт театры сәхнәләрендә дә спектакльләре уңышлы бара.Уңышның серен ул гадилектә,тормышчанлыкта күрә.
Ул әсәрләрен киләчәк өчен түгел,бүгенге көн өчен иҗат итә.Гади кешеләр арасыннан чыккан кешеләр язмышы языласы әсәрләрендә дә урын алачак.
Ранис Әхмәтшин,Айрат Насруллов.