“ТАТМЕДИА” акционерлык жәмгыятенең 15 еллыгына багышланган Татарстан журналистлары Сабантуе булып узды.
Саба Сабантуе мәйданына Татарстан Республикасының бар төбәкләреннән журналистлар җыелды. Әлеге форматта Сабантуй беренче тапкыр уздырыла. Бәйрәмгә хәер фатыйханы Саба районы мөхтәсибе Айнур хәзрәт Әхмәтов бирде. Биредә мәртәбәле, мөхтәрәм кунакларда катнашты.
15 ел дәүренә ясалган нәтиҗәләр белән Татмедиа акционерлык җәмгыяте генераль директоры Садыйков Шамил Мөхәммәт улы уртаклашты.
Сабантуйның тамашачысы да, ярышларда катнашучысы да – барысы да журналистлар һәм алар үзләрен төрле уеннарда сынап карарга булдылар. Беренчеләрдән булып чүлмәк вату уены.
Ничек йомырканы кашык өченнән төшереп җибәрмәскә һәм җиңү яуларга? Журналистлар үзләре өчен уңай ысул табып чыгарганнар ике кулны кашык турысына күтәреп йөгерәләр
Моннан тыш Сабантуй бәйрәмендә тагын бик күп уеннар үткәрелде: гер күтәрү, капчык киеп йөгерү, волейбол ярышлары. «Медиа Сабантуй»ның волейбол ярышында «Ялкын» һәм «Казан утлары» редакцияләренең җыелма командасы җиңде. Сабантуйның баш батыры булып «Шәһри Казан» газетасы журналисты Фәрид Салихов калды.