Без Русфонд хәйрия җәмгыяте белән авыру балаларга булышу проектын дәвам итәбез. Узган атнада Павел Воробьевка тернәкләнү өчен акча җыярга булышкан идегез. Барыгызга да зур рәхмәт. Казаннан 3 яшьлек Ринат Фазлыевка да безнең ярдәм кирәк. Малайның тумыштан аяклары чалыш, ашыгыч операция ясарга кирәк. 5542 номерына ДЕТИ сүзе белән СМС хәбәр җибәреп, булышырга мөмкин.
Ринат бик җитез, йөрүе авыр булса да, җитешмәгән җире юк. Хәле тагын да авыраеп китмәсен дип әнисе генә каты борчыла.
Динара Фазлыева: “Миңа йөкле чакта, шушы диагнозны куйдылар. Алдан белеп тордык.”
Хәзер Ринатка 3 яшь. Ул берничә операция кичерсә дә, хәле һаман да яхшырмый. Әнисе малайның хәлен җиңеләйтү өчен чираттагы клиниканы эзләп тапкан.
Илья Громов табиб-травматолог-ортопед, Ярославль шәһәре: “Хәзер малайга понсетти ысулы белән операция ясарга җыенабыз, этаплап аягын гипслаячакбыз. Шуннан тернәклнәнү, дәвалау курсын дәвам итәчәкбез. Аягын тиешле хәлгә китерергә мөмкин, ул аяк киеме киеп йөри алачак.”
Ринатка ашыгыч операция кирәк. Шуннан соң ул авыртуларсыз йөри алачак. Ә операция арзан түгел, 357 мең сумнан артык тора. Гаиләнең шулкадәр акчасы юк. Ринатка без бергәләп ярдәм итә алабыз. Моның өчен 5542 номерына ДЕТИ сүзен язып, СМС хәбәр җибәрү дә җитә. Бер хәбәрнең бәясе 75 сум. Күбрәк өлеш кертергә теләүчеләр өчен тулырак мәгьлүмат безнең телерадиокомпания һәм Русфонд сайтларында.
Анастасия Аксёнова, Илдар Галәветдинов.