Яңалыклар чыгарылышын кайгылы хәбәрдән башлыйбыз. 70 ел гомерен журналистика белән бәйләгән тел галиме, филология фәннәре докторы, профессор Илдар Мәлик улы Низамов вафат.
3 нче сентябрьдә аңа 86 яшь тулган булыр иде. Төпле белемле, фәнни темаларга бәхәсләшергә яратучан, гыйльми принципларына үтемле төшендерүче, үз дигәненә сабыр гына ышандыручы татар галиме иде ул.
Озак еллар Татарстан дәүләт радиосында “Тел күрке – сүз” тапшыруының ялкынлы публицисты, бик күп журналистларның остазы булды. Бүген 9 сәгать 30 минутта Себер тракты 31 а йорты янында галимне соңгы юлга озату мәрасиме башлана. Илдар Низамов туган ягы — Әтнә районының Чишмәле Сап авылында җирләнә. Татарстан дәүләт телерадиокомпаниясе һәм күпсанлы шәкертләре исеменнән туган-тумачаларының, якыннарының тирән кайгысын уртаклашыбыз.
Заманаш циклыннан Илдар Низамовка багышланган тапшыруны чәршәмбе 2 нче март иртәсендә, 9 сәгать 25 минутта карый аласыз.