Бүген Мамадыш районында мәктәп каникулларына йомгаклар ясала. Анда «Кышын бергә» муниципаль проекты кысаларында меңләгән укучы төрле спорт төрләрендә көч сынашты, кул эшләнмәләре әзерләде, электрон тирларда көрәш күнекмәләрен шомартты — кыскасы, яңа ел көннәре бушка узмады.