Бүген республикада һава температурасының 29 градуска кадәр күтәрелүе көтелә.
Ә ял көннәрендә эссе дә, яңгыр да яварга мөмкин. Шимбә көнне яшенле яңгыр көтелә, урыны белән боз явуы ихтимал. Республиканың көнчыгышында 32 градуска кадәр җылы көтелә. Бакчачыларга чәчүлекләрне сакларга киңәш ителә. Синоптиклар якшәмбе көнне дә яңгырлар, көчле җил вәгъдә итә, температура көндез 26 градуска кадәр булачак.