Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе концертлар залында Татар әдәби әсәрләрен сәнгатьле укучыларның «ТАТАR СҮЗЕ» халыкара бәйгесенең җиңүчеләрнең исемнәре аталды. Тулырак хәбәрчебез язмасында.
Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе концертлар залында Татар әдәби әсәрләрен сәнгатьле укучыларның «ТАТАR СҮЗЕ» халыкара бәйгесенең Гала-концерты узды. Концертта җиңүчеләрнең исемнәре игълан ителде һәм нәфис сүз осталарына бүләкләр тапшырылды.
Быел катнашучыларга яңа тәләпләр куелган иде.
Татар әдәби әсәрләрен сәнгатьле укучыларның «ТАТАR СҮЗЕ» халыкара бәйгесе икенче тапкыр үткәрелә. Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе оештыра.
Чыгышларны карар өчен кешеләр хәтта Мәскәүдән килгән.
Барлык номинацияләрдә дә катнашучыларның яше чикләнмәгән. Жюри актерлык осталыгына, дикциягә, костюмга, реквизитка, музыкаль бизәлешкә бәя бирәчәк. Ә әти-әниләр балаларга җиңер өчен бар көчләрен бирде.
Бәйгегә сентябрь аеннан 15 декабрьгә кадәр барлыгы 3557 видеоязма кабул ителгән. Әлеге эшләр арасыннан 2 турга 310 катнашучы сайлап алынган. Шуларның 40ы җиңүче булган.
Искәндәр Гыймалтдинов, Алексей Куликов, ТЯ