Теләчедә авыл хуҗалыгы продуктларын сату ярминкәсе булды. Ит, сөт бал, май, балык, җиләк-җимеш, яшелчәдән тыш, районда, тирә-күршеләрдә җитештерелгән көнкүреш товарларын да сатып алырга мөмкин иде. Кукмара киез итекләр фабрикасы, Сабадан килгән “Хәят” оешмасы һәм Теләче сәнәгать мәйданчыгының “ЛМР-Пласт” ширкәте үз товарларын тәкьдим иттеләр. Ярминкәдә шулай ук ашлык, печән, тере мал — бозауларга, тайларга сорау зур булды. Көзге нигъмәтләрдән ясалган күргәзмәләр бәйгесендә призлы урыннарны яулаган мәдәният һәм мәгариф учреждениеләренә Мактау грамоталары, сертификатлар тапшырылды.