Мамадышта традицион Бөтенроссия креатив чаналар фестивале узды. Бәйрәмнең иң матур мизгелләре киләсе репортажда.
Безнең спортчылар Пекинда Олимпия медальләре өчен көрәшкән арада, Мамадышта да кызыклы ярышлар үтте. Бөтенроссия креатив чаналар фестивалендә утыз команда көч сынашты. Әкият геройлары киемнәренә киенеп, образларга кереп, гадәти булмаган чаналардан шуыдылар. Ярыш быел алтынчы тапкыр үткәрелде.
Катнашучылар көчле спорт рухын, иҗади осталыкларын күрсәтте, биек бозлы таудан чаналарда курыкмыйча төшәләр. Биредә пиратларны, хәрбиләрне, әкият һәм мультфильм геройларын, кәләшләрне, музыкантларны да – күрергә мөмкин иде.
Татарстанның суд приставлары федераль хезмәте чаналар дизайнын сайлауга креатив якын килгән. Монысы — «салымнар, кредитлар һәм алиментлар» дип язылган капчыклар тагылган автомобиль.
Таудан төшкәнче, фестивальдә катнашучылар тамашалар оештыра: җырлыйлар, бииләр, шаярталар, халыкның күңелен күрәләр.
Командалар-30 дан артык! Җил белән узышалар, ярты юлда егылып калучыларның да кәефләре күтәренке, йөзләреннән елмаю төшми.
Фестивальдә көтелмәгән сюрпризлар да булды. Бер егет сөйгән кызына кияүгә чыгарга тәкъдим ясады.
Тау башында бәхетле гаилә тормышы башлансын иде.
Ия Кислицына, Айрат Каюмов, Татарстан яңалыклары, Мамадыш районы.