Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы ветераннары Советы Президиумы белән берлектә, күчмә утырыш оештырды.
Чара кунакларын Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Рәис Сөләйманов сәламләде. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Гөлүс Баязитов 1 нче яртыеллык эш йомгаклары буенча Татарстан Республикасының кошчылык тармагын үстерү торышы турындагы мәгълүмат белән таныштырды. Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы ветераннары Советы Рәисе Марс Алиев ветераннарны тәбрикләп, ветераннарны һәм тармак алдынгыларын бүләкләде.