Ашыгыч ярдәм машина йөртүчесе иң кыска юлны сайлый, ГЛОНАСС системасы ярдәм итә. Мәгълүматлар ашыгыч ярдәм хәрәкәте өчен светофорлар төзелә торган мәгълүмат үзәгенә хәбәр ителә.
«Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ директоры, эшче төркем җитәкчесе урынбасары Рифкать Миңнеханов
Интеллектуаль транспорт системалары-катлаулы технологияләрдән тора, алар кешеләргә уңайлыклар тудыра. Акыллы механизмнар турында яңа онлайн-форумда фикер алышачаклар.
Форум дөньяның төрле төбәкләреннән 6000ләп белгечне берләштерә, ә иң мөһиме — аларныңиминлеген тәэмин итәчәк. Дистанцион аралашу коронавирус таралу куркынычын киметә. Глобаль челтәр масштабында кешеләр иминлеген тәэмин итү – биш юнәлешнең берсе булачак.
ТР Дәүләт идарәсенең цифрлы үсеше, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин: «Безнең бурыч-республикада бу алымнарны формалаштыру өчен чит илләрдә нинди технологияләр куллануын билгеләү.»
Россия, Япония, Америка Кушма штатлары, Сингапур экспертлары традицион технологияләрне гадиләштерү турында фикер алышырга җыена. Бу кешеләргә дәүләт белән аралашуны җиңеләйтү, ә хөкүмәткә икътисадны яңа дәрәҗәгә күтәрү өчен кирәк.
Регина Сафиуллина, Таһир Хәсәнов, Татарстан яңалыклары.