”Кеше китә- җыры кала” диләр. Татарстан җәмәгатьчелеге күренекле мәдәният hәм җәмәгать эшлеклесе, халык шагыйре Рәзил Вәлиевны соңгы юлга озатты. ул һәрвакыт бөтен җаны-тәне белән халык язмышы өчен янып яшәде, аның тормыш-көнкүрешен яхшырту турында кайгыртты, туган мәдәниятебез, телебез, гореф-гадәтләребезне саклау һәм үстерү өчен тырышты.
Язучы, күренекле җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе, Татарстанның халык шагыйре, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Россия һәм Татарстанның Фәннәр Академиясе шәрәфле академигы. Ингушетия Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе. Санап бетерә алмаслык бихисап бөек исемнәре булса да Халкы күңеленә ул яраткан шагыйре — Разил Вәлиев булып уелган.
Ул татарның күренекле шәхесләре турындагы серияне тормышка ашыручы. Милли китапханәне барлыкка китергән шәхес.
Җәмәгатьчелек Разил Вәлиевны Камал театры залыннан соңгы юлга озата. Разил Вәлиевның җәсәде Камал театры сәхнәсенә куелган. Аның белән хушлашырга бер зал халык килгән.
Разил Вәлиев үз исемен милләт тарихына калын хәрефләр белән язып китә алган милләтпәвәр шәхес.
Разил Вәлиевнең әсәрләре килер буыннарны да сокландырыр, сөендерер, заманының иң күренекле шәхесләренең берсе булып тарихка керер.
Гади, зирәк, кешелекле. Аның шаян теле, юморны яратуы, елмаеп сөйләшүе үзгә бер сыйфаты дип искә ала замандашлары. , затлы җырларын, тирән мәгънәле шигырләрен кайта-кайта тыңларбыз.
Разил Вәлиевнең җырлары чишмә кебек иркен, талгын агышлы. Әйтерсең, алар каләм белән ак кәгазьгә язылмаган, ә йөрәктән саркып чыккан.
Разил Вәлиев Курган зиратында җирләнде.
Ләлә Зәйнуллина, Илдар Гәләветдинов. Татарстан яңалыклары.