Ел азагы – нәтиҗәләр ясар вакыт. Татар эстрадасында кайсы җырчылар танылган, нинди җырлар радио-телевидение аша иң еш яңгыраган? Халыкара “Татар җыры” фестивале гала-концертында иң яхшы 27 башкаручыга “Алтын Барс” сыннарын тапшырдылар. Зур чарадан безнең репортаж.
Традициягә әйләнгәнчә, декабрь ае – Татар җыры белән истәлекле. Берәүләр җәйдән үк билет алырга ашыга, икенчеләр телевизор экраннарын концертның турыдан туры трансляциясен карау өчен көйли. Татар җыры берәүне дә битараф калдырмый.Зур тамаша башланырга ярты сәгать кала артистлар тамашачы һәм журналистлар белән аралашырга өлгерде.
23нче Татар җыры фестивале гала-концерты — Туган туфрак, ана теле һәм көй, мәхәббәт, моң дигән бүлекләрдән торды. Һәр бүлеккә туры китереп җырлар сайланган. Мәсәлән, Туган туфрак бүлегендә барыбыз да яхшы белгән татар халык җыры “Ай, былбылым” яңгырый. 12 яшьлек Җәмилә Әсәдуллина аны Илгиз Шәйхразиев белән заманча рухта башкара. Шунысын әйтергә кирәк, быел беренче тапкыр татар җыры сәхнәсендә балалар да чыгыш ясады. Җәмилә башкаруында “Ай былбылым” ел дәвамында хит-парадлардан төшмәгән, тамашачы күңеленә үтеп кергән.
Татар җыры сәхнәсендә тәүге тапкыр чыгыш ясаучыларның тагын берсе – “Яңа йолдыз-3”музыкаль телевизион проектының җиңүчесе Фәридә Ибраһимова. Бу тарих Золушка әкиятен хәтерләтте. Мамадыш кызы биология укытучысы Фәридә Ибраһимова 3000 тамашачы алдында чыгыш ясармын дип уйлый да алмаган. Әмма Яңа ел алдыннан хыяллар тормышка аша.
Барс медиа бик күп яшь башкаручыларга танылырга ярдәм итте. Шулар арасында “Сайрамый шул, күңел кошым” дип өзгәләнгән Эльмира Сөләйманова 2012 елда “Татар җыры” фестивале лауреаты була. Күптән түгел арабыздан мәңгегә китеп барган җырчының якты истәлегенә багышлап, экранда видеоөзекләр күрсәтелде.
Татарстанның атказанган артисты Эльмира Кәлимуллина башкаруында “Мин җырымда калам” композициясе тулы бер моноспектакльне хәтерләтте. Искиткеч тавыш, сәхнә бизәлеше, костюм – Эльмира һәркемнең күңел кылларын тибрәтте.
«Татар җыры» ел саен ниндидер бер үзенчәлек белән шаккаттыра. 90 елларда популяр булган Сәгыйть Гыйбашев, Дамирә Сәетова, Гайфулла Абзалов, Радик Динмөхәммәтов сәхнәгә чыккач, тамашачы тизрәк телефон камераларын кабызып, бу чыгышны видеога төшерергә ашыкты. Берәүләр рәхәтләнеп кушылып җырлады. Безнең талантларыбыз күп икәнен дә аңлаткан, гомер үтеп барганын да чагылдырган бик матур мизгел булды бу. Элеккеге җырлар хәтердә калсын, яңа җырлар туып торсын! Яшәсен, Татар җыры!
Айзилә Батырханова, Илдар Галәветдинов, Татарстан яңалыклары.