“Татмедиа” республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы яңа максатлар куя.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе бинасында «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышы булып узды. Анда безнең Татарстан телерадиокомпаниясенең дә зур командасы катнашты. Безнең үз хәбәрчебез Фәннур Хәсәнов репортажы.
2023 елның 24 февралендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсе бинасында «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышы узды. Аның эшендә министрлыклар, ведомство җитәкчеләре, массакүләм мәгълүмат чараларының корпунктлары, Татарстанның әйдәп баручы массакүләм мәгълүмат чаралары, типографияләр һәм нәшриятлары җитәкчеләре, блогерлар катнашты. Милли китапханә бинасы фойесында- чара кунаклары өчен күргәзмә оештырылды. Үзенең презентациясен Татарстан телерадиокомпаниясе дә әзерләде, кунакларны сәламләп, яңа проектлар турында сөйләделәр һәм казанышлар белән уртаклаштылар.
Бүген Татарстанда 700 гә якын массакүләм мәгълүмат чаралары эшләп килә. Газета һәм журналлар, теле һәм радиокомпанияләр, мәгълүмат агентлыклары һәм медиа-холдинглар. «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев билгеләп үткәнчә, «Басма матбугат, телевидение чоры узды, — диләр. Элек хәбәрне шул ук мизгелдә тәкъдим итү эксклюзив булса, хәзерге матбугат чарасы таләпләре үзгәрә — фикер журналистикасына кызыксыну арта. Бүгенге көндә кешенең фикере мөһим», — диде ул чыгышында. Аның әйтүенчә, журналистлар язганы һәм әйткәне өчен җаваплы. «Узган елда журналистикада төп сүз — кыйммәтләрне яңача бәяләү булды», — диде ул. «Татарстан сайтларына һәм социаль челтәрләренә язылучылар 7,5 миллионга артты, бу узган ел белән чагыштырганда 25 процента күбрәк. Башка бер регион да мондый күрсәткечләр белән мактана алмый. Без яңа проектлар уйлап чыгарабыз», — диде Айдар Сәлимгәрәев.
Татарстан Республикасы президенты аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров- узган ел республика медиа җәмгыяте эшен югары бәяләде. «Мәгълүматның дөреслеген тикшереп тору мөһим. Бу елны Рөстәм Миңнеханов Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы дип игълан итте. Татарстанда 173 милләт яши. Һәркайсына игътибар бирү зарур. Милләтара һәм дин ара бердәмлек — рухи хәзинәләребез булып булып калачак. Күпмилләтле халкыбызны ныгытуда үзебезнең өлешебезне кертүне дәвам итәчәкбез», — диде һәм журналистларга мәгълумәтләрне туплаганда фейк- ялганнардан сак булырга, вакыйгаларга һәм фактларга гына басым ясарга тәкъдим итте.
«Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының йомгаклау коллегиясе утырышы -иң талантлыларны бүләкләү белән тәмамланды. Бүләкләнүчеләр арасында безнең хезмәттәшебез- Татарстан телерадиокомпаниянең Хәерле көн, Татарстан тапшыруы алып баручы Эльза Әхмәтҗанова да бар.
Фәннур Хәсәнов, Дамир Мөхәммәтханов Татарстан яңалыклары.