22, 23 һәм 24 нче октябрь көннәрендә Кариев театры 34 нче сезонның икенче премьерасын – «Сөннәтче бабай» спектаклен – тәкъдим итә. Премьера уңаеннан матбугат конференциясе узды.
Гаяз Искакыйдан соң узган бер гасыр эчендә ни дәрәҗәдә үзгәрешләр кичерелгән? Спектакль әнә шул хакта уйланырга чакыра. Спектакльдә хәзерге көндә дә актуаль темалар күтәрелә: катнаш гаиләләр мәсьәләсе, җәмгыятьтә хатын-кызларның тоткан урыны, җәмгыятьтә хатын-кызларга карата яшәгән стереотиплар — ди театрның баш режиссёры Ренат Әюпов. Төп рольләрдә Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Әзһәр Шакиров һәм Татарстан Республикасының халык артисты Илфат Камалиев.