Россия экономиясен ныгытуда заманча фән аерым роль уйный. Фәрит Мөхәммәтшин Уфада Дәүләт нефть техник университетында булды.
Университетның Ректоры Олег Баулин Татарстан Парламенты рәисенә Россиянең эре нефть-газ предприятиеләре коворкинг-зоналарын күрсәтте. Лабораториядә студентлар углеводород материалларын, «сүтелә торган» нефть казылмаларын өйрәнәләр, һәм, әлбәттә, цифрлы технологияләр ярдәмендә яңа ятмаларны эшләүне, «кара алтын» чыгаруны модельләштерәләр. Фәрит Мөхәммәтшинга беренче һөнәри белем бирү темасы яхшы таныш. Ул үзе дә Уфа нефть институтын тәмамлаган. Шуңа күрә, булачак нефть чыгаручыларның әзерлеген белгеч буларак та бәяләде.