Алар Бөек Җиңүгә үзләреннән зур өлеш керткән. Бәйрәм алдыннан Буа районында утны-суны кичкән сугыш ветераннарына азык-төлек җыелмалары, бүләкләр өләштеләр. Сугыш ветераннары Рәүф Төхвәтуллин белән Гариф Сафиуллинга бүләкләрне район башлыгы Ранис Камәртдинов тапшырды. Җиңү көне алдыннан Бөек Ватан сугышы ветераннары янына барып, хәл-әхвәлләрен белешү күркәм традициягә әверелде.
Орден-медальләр белән тулы парад костюмы. 101 яшьлек Рәүф ага Төхвәтуллин бүген дә егетләр кебек әле. Ветеран ялгызы яши, барысын да үзе булдыра. Гомере гел авыр сынаулардан торган мөхтәрәм ветеран шулай күнеккән инде.
Узган гасырның 39нчы елында Рәүф Төхвәтуллин Буадагы Вахитов исемендәге мәктәпне тәмамлауга, армиягә чакырыла. Белоруссиядә хезмәт итә. Сугыш башлангач, танкист булып, фронтның алгы сызыгына китә. Дошман белән зур бәрелешләрдә катнаша. Соңгысында аның танкына дошман снаряды эләгә. Исән кала. Тернәкләнеп чыккач, аны танкларны ремонтлау буенча взвод командиры итеп билгелиләр.
Армиядә хезмәт итү дә, дошманнарга каршы сугышу да җиңел булмады. Танк ватыла калса, төннәр буе йокламыйча, төзәтергә туры килде. Җиңүне якынайту өчен көне-төне тырыштык.
Гариф Сафиуллин да район башлыгы кулыннан бүләк алды. Фронтка ул 14 яшендә чакырыла. Разведчик булып хезмәт итә, берничә тапкыр яралана. Җиңү турындагы шатлыклы хәбәр аңа Прагада килеп ирешә.
Сугыш ветераннарына бүләкләр һәм азык – төлек җыелмалары тапшыру -Буада традициягә әйләнгән күркәм гадәт. Республикадан азык-төлек җыелмалары һәм районнан бүләкләр тапшырыла.
Буа районы башлыгы Ранис Камәртдинов: «Бөек Җиңүнең 76 еллыгы уңаеннан, республика Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән ветераннарга бүләкләр тапшырабыз. Районда бүгенгесе көндә 18 ветеран яши, аларның тол калган хатыннары – 100дән артык. Район хакимияте исеменнән дә аларга бүләкләр бирәбез.»
Районда Җиңү көнен бәйрәм итүгә дә актив әзерлек алып барыла. Бәйрәм традиция буенча шәһәрнең үзәк мәйданында узачак.
Алсу Сәмигуллина, Илнур Кадыйров. Татарстан яңалыклары, Буа районы.