Путин чит ил кешеләрен вакцинацияләү чаралары турында хәбәр итәргә кушты. Владимир Путин Россия территориясендә булган чит ил кешеләрен түләүле нигездә вакцинацияләү чаралары турында хәбәр итәргә кушты. Бу хакта Кремль сайтында хәбәр иттеләр.
Президент Хөкүмәткә 30 июньгә кадәр вакцинация чаралары турында мәгълүмат бирергә кушты.
Текстта әйтелгәнчә, чит ил гражданнары һәм РФ территориясендәге гражданлыгы булмаган затлар коронавирус инфекциясен профилактикалау өчен түләүле нигездә вакцинацияләү мөмкинлеге белән тәэмин ителергә тиеш. Шул ук вакытта барлык санитар-эпидемиологик таләпләр үтәлергә тиеш.