Узып баручы елда республикада 11 яңа мәктәп төзелде, алар 10 меңнән артык укучыга исәпләнгән. Бу турыда Педагог һәм остаз елына нәтиҗәләр ясау вакытында Татарстанның Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин белдерде.
Матбугат конференциясе башкалабызның яңа «Открытие» дип исемләнгән гимназиясендә узды. Ул 1 нче сентябрьдә балаларны кабул итте. Мәктәпләрне, балалар бакчаларын, азык-төлек блокларын һәм тулай торакларын ремонтлауга 4 миллиард сумнан артык акча бүленгән. Республика Раиса ярдәме белән бу программа киләсе елда да саклана. Сәгать ярым эчендә министр журналистларның төрле сорауларына җавап бирде. Аерым алганда, 9 нчы гыйнвардан башлап республикада яңа «Электрон белем» системасын гамәлгә кертәләр.
Күп кенә уку йортларында булачак физикларны, педагогларны яки аграрийларны мәктәп эскәмиясеннән укыта башлау өчен профильле сыйныфлар ачыла. Моннан тыш, Илсур Хәдиуллиин “Классная работа” журналистлар конкурсында җиңүчеләргә рәхмәт хатлары тапшырды. Татарстан Радиосы шеф-мөхәррирләре Разин Нуруллин һәм Юлдыз Крепостина, шулай ук “Татарстан” ДТРК әйдәп баручы программалары һәм сәяси күзәтүчесе Дмитрий Второв лаек булды.