Парламентарийлар Дәүләт Советының көзге сессиясен төгәлләде. Финал утырышының төп закон проекты — республика Конституциясенә үзгәрешләр кертү, аның нигезендә Татарстанның югары вазыйфаи затының яңа исеме — «Татарстан Республикасы Башлыгы — Рәис» раслана. Закон проекты өчен, депутатларның өчтән икесе тавыш бирде.
Парламентарийлар Дәүләт Советының көзге сессиясен төгәлләде. Финал утырышының төп закон проекты — республика Конституциясенә үзгәрешләр кертү, аның нигезендә Татарстанның югары вазыйфаи затының яңа исеме — «Татарстан Республикасы Башлыгы — Рәис» раслана. Закон проекты өчен, депутатларның өчтән икесе тавыш бирде.
Агымдагы елның соңгы атнасында парламентарийларда көн тәртибе бай булды. Фәрит Мөхәммәтшин әти-әниләр советы утырышында катнашты, Марковников исемендәге халыкара премия тапшырды, “Татарстан — яңа гасыр” хәрәкәте лидеры сыйфатында елга нәтиҗә ясады. Шулай ук, Парламент Рәисе «Герои нашего времени» иҗтимагый премиясе һәм «Инженер года» еллык премиясе лауреатларын бүләкләде. Ә Казанда сайлаучыларның чираттагы “Мой голос” форумы узды.
Муниципалитетлар республика үсешенә зур өлеш кертә, яңа проблемаларны чишәргә ярдәм итә. Бу хакта муниципаль берәмлекләр Советының 17 нче съездында Рөстәм Миңнеханов белдерде. Районнар, авыл җирлекләре башлыклары, җирле советлар депутатлары аларның эшчәнлекләре турында хисап тыңлады. Дәүләт хакимияте органнарыннан башка тулысынча хәл итеп булмый торган беренче чираттагы бурычларны да билгеләделәр. Съезд эшендә Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм республика парламентарийлары катнашты.
Бу фикер алышуны озак көттеләр һәм дискуссиягә әзер тордылар. Дәүләт Советы Президиумы республика Конституциясен үзгәртү буенча карар проектын депутатлар каравына кертте. Документ бертавыштан профильле комитет тарафыннан хупланды. Сүз төбәк җитәкчесенең атамасы турында бара. Парламентарийлар үз позицияләрен дәлилләде: республиканың хәзерге һәм тарихи үзенчәлекләре турында сөйләделәр.
Фикер алышулардан соң, сүзне Рөстәм Миңнеханов алды. Президент барысына да намуслы фикерләре һәм ярдәм сүзләре өчен рәхмәт белдерде, әмма шул ук вакытта карар җиңелләрдән булмаса да кабул ителергә тиешлеген билгеләп үтте.
Минтимер Шәймиев әйтеп үткәнчә, Татарстан биш елга якын республиканың югары вазыйфаи затының исемен мөстәкыйль рәвештә билгеләү хокукын яклаган, әмма бүген вәзгыять башка карарлар таләп итә.
Мәгариф һәм фән министрлыгында онлайн режимда ата-аналарның Республика советы утырышы узды. Анда профильле министрлыклар һәм ведомстволар, мәгариф идарәсе органнары вәкилләре, сыйныф җитәкчеләре һәм ата-аналар җәмәгатьчелеге вәкилләре яшь буынны тәрбияләүдә гаилә кыйммәтләренең ролен күтәрү мәсьәләләре буенча фикер алышты. Утырышта Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
“Мәктәпнең төп бурычы балаларга тәрбия бирү һәм укыту, чөнки тәрбияне укудан аерырга мөмкин түгел, — дип билгеләп үтте мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин. Профильле министрлык башлыгы ассызыклаганча, мәктәп һәм ата-аналар арасында диалог төзү бик мөһим. Нәкъ менә шул максаттан 2020 елда Мәгариф һәм фән министрлыгы каршында ата-аналарның республика советы төзелде. Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, Татарстанда традицион гаилә кыйммәтләрен саклауга һәм арттыруга, гаиләнең абруен күтәрүгә, аның социаль һәм хокукый якланганлыгына зур игътибар бирелә.
Фәрит Мөхәммәтшин Россия галиме, Россия Фәннәр академиясе академигы Валерий Чарушинга органик химия өлкәсенә зур өлеш керткәне өчен Владимир Марковников исемендәге Халыкара премиясен тапшырды.
Бүләкләү тантанасы Татарстан Фәннәр академиясендә узды. Үз чыгышында Фәрит Мөхәммәтшин күренекле галимнәр, танылган Казан фәнни мәктәпләре вәкилләре истәлеген мәңгеләштерү зарурлыгын билгеләп үтте. Алар арасында танылган рус химигы Владимир Марковников та бар. Ул тантананың төп кунагына, Владимир Марковников исемендәге Халыкара премия лауреаты Валерий Чарушинга — 60 тан артык патент булдыру, дару вируска каршы һәм шешкә каршы препаратлар алу технологияләрен булдыруда саллы катнашуы өчен рәхмәт белдерде.
Агро сәнәгатьне квалификацияле кадрлар белән тәэмин итү — «Татарстан — яңа гасыр» хәрәкәте Югары Советы утырышында фикер алышуның төп темасы булды.
Казан аграр университетына авыл хуҗалыгы белгечләрен, район идарәләре башлыкларын, парламентарийларны һәм профильле министрлыклар вәкилләрен чакырдылар. Агрономнар, зоотехниклар, механизаторлар һәм ветеринария табибларының җитмәве берничә сәбәпкә бәйле. Иң мөһиме — хезмәт хакы дәрәҗәсе башка тармакларга караганда түбәнрәк. Ул төбәк икътисады буенча 76 процентны тәшкил итә. Тагын бер проблема — Агросәнәгать предприятиеләре, профильле югары уку йортлары һәм мәктәпләр арасында системалы хезмәттәшлек юк. Галимнәр балаларны авыл хуҗалыгы һөнәрендә ориентлаштырырга, ким дигәндә, 7 нче сыйныфтан башларга кирәк, диләр. Шуңа күрә «Агрокласс» республика программасын тиешле бюджет финанславы белән эшләтеп җибәрергә дигән тәкъдим дә булды. Парламент рәисе, “ТНВ” хәрәкәте башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин да авыл хуҗалыгы өлкәсен кадрлар белән тәэмин итүнең мөһимлеген билгеләп үтте. Авыл халкының тамагын саклап калу, азык-төлек иминлеге һәм һәр авыл гаиләсенең финанс яктан тотрыклылыгы турыдан-туры авылдагы активлыкка бәйле.
Шулай ук «Татарстан — яңа гасыр» хәрәкәте активы утырышта елллык эшләргә йомгак ясады. Дистәләгән фестивальләр, традицион спорт турнирлары акцияләре, ветераннар һәм халыкның аз хәрәкәтле төркемнәре өчен проектлар. Күп кенә чаралар отышлы грантлар ярдәмендә узды.
Сәүдә-сәнәгать палатасында «Ел инженеры» өченче республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр.
Ул өч категориядә Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы тарафыннан уздырыла — булачак инженерлар арасында, тармак белеме алучылар арасында һәм икътисадның реаль секторында эшләүчеләр арасында яки югары уку йортлары кафедраларында һәм лабораторияләрендә. Машина төзелеше, радиоэлектроника, нефть һәм газ сәнәгате, транспорт, агропром һәм халык хуҗалыгының башка тармакларының иң яхшы инженерлары дипломнар һәм сертификатлар алды. Җиңүчеләрне котлап, Фәрит Мөхәммәтшин мондый кадрларга ихтыяҗ зур булуына игътибар итте. Республика һәм Россия икътисады үсеше өчен күп еллар дәвамында югары квалификацияле инженерлар әзерли торган уку йортларына рәхмәт белдерде.