Башкалабыз парклары яшеллеккә күмелде. Җәйге чорда табигать кочагында күп төрле мавыктыргыч чаралар оештыру күздә тотыла. Казанның кайсы паркларында инде җанлылык сизелә, кайда ничек ял итәләр?Хәбәрчебез ачыклады.
Шәһәр халкы һәм кунаклар җәйне көтә. Республика башкаласы Мэриясе сайтында чаралар исемлеге барлыкка килде, аларның күбесе шәһәр үзәгендә уза инде. Кабан күлендә сапбордта йөрергә, йога белән шөгыльләнергә була. Ә кичләрен диджей музыкасы ярдәмендә кичке шәфәкь белән ләззәтләнергә мөмкин. Черек күл паркында психологлар да эшли, алар һәркемгә бик теләп булышалар.
Паркларда көндезләрен дә ял- күңел ачу программалары оештырыла. Пляжда уйнарга, үзең ашамлыклар әзерләргә мөмкин, дөрес, мәйданчыкны арендалау түләүле. Шунда ук кешеләр үзләреннән артып калган әйберләрне дә алмаша ала. Күп кенә экологик акцияләр, концертлар, кичәләр – һәркем җәй айларын күңелле ямьле итеп үткәрсен өчен төрле чаралар оештырыла.
Булат Шакиев Ленар Хәбибуллин, Татарстан яңалыклары.