Мулланур Габитов ун ел инде Казандагы эндокринология диспансерына йөри, шикәр авыруыннан интегә.
Мулланурга көнгә 5 тапкыр инсулин уколын кадыйлар. Укол өчен кирәкле комплектны социаль пакеттан файдаланып, бушлай ала. Бик отышлы ди.
Ел саен ташламалардан файдаланучыларга сайлау мөмкинлеге бирелә. Ай саен медицина хезмәтләре, дарулар өчен 800 сумнан артык акча яки социаль пакеттан файдаланырга була. Авыруларга икенчесе отышлырак.
Казан шәһәре эндокринология диспансерының балалар эндокринологы Эльмира Хәлиуллина: «Социальпакетны саклап калганда, кеше үз сәламәтлегенә алдан акча сала. Ягъни, кыйммәтле дарулар белән дәвалану кирәк булган очракта, үз сәламәтлеген алдан иминиятләштерә.»
Статистика авыручылар файдасына. Казандагы эндокринология диспенсерының 10 меңнән артык пациентының нибары 20се социаль пакеттан баш тарткан. Өлкән яшьтәге кешеләрнең 1 октябрьгә кадәр сайлау мөмкинлеге бар.
Мурат Метшин, Сергей Павлухин, Татарстан яңалыклары.